Артабан тоташ җәй буена игеннәргә дым һавадан да, туфрактан да җитәрлек күләмдә булмады. Әмма мондый шартларда да игенчеләребез һәм белгечләребезнең бердәм тырышлыгы белән ярыйсы гына уңыш үстерүгә ирешә алдык. 2023 елда тулай авыл хуҗалыгы продукциясен, алдагы елдагыдан киметмичә, 5 миллиард 930 миллион сум күләмдә җитештерә алдык. Аның 4 миллиард 656 миллион сумын, ягъни 78,5 процентын авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештерде һәм бу өлешнең елдан-ел арта баруы куандыра. Крәстиян-фермерлар өлешенә 3,5, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 18 проценты туры килә. Тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә 1 хезмәткәрнең өлеше 4 миллион 347 миллион сумлык килеп чыга. Елны 48,6 процент рентабельлелек белән тәмамладык, алынган табыш күләме, 10 процентка арта төшеп, 1 миллиард 303 миллион сум тәшкил итте. Үсемчелелектә тулай продукт өлеше 2 миллиард 783 миллион сум булды. Һәр гектардан уртача 28әр центнер төшем белән 100 мең тоннадан артык иген җыеп алдык. Бөртекле культуралар игүдә алдынгылыкны җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”, “Байбулат” җәмгыятьләре, “Герой” һәм “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозлары тота – аларда гектар куәте 30ар центнердан югарырак. Шул ук вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагышагропродукт”, “Юлдаш” җәмгыятьләрендә, “Үзәк” машина-технология станциясе филиалында, Ленин исемендәге кооператив-колхозда бу күрсәткечләр 20- шәр центнердан да түбәнрәк булуы борчылу тудыра. Һәр гектардан 378әр центнер төшем белән 213 мең тонна шикәр чөгендере казып алдык. “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” һәм “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятьләрендә гектар төшеме 400 центнердан югарырак тәшкил итте. Көнбагышны һәр гектардан 18,1әр центнер төшем белән 7300 тонна җыеп алдык. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”җәмгыятендә, “Заря” һәм Ленин исемендәге кооператив-колхозларда ул югарырак уңыш белән сөендерде. Узган елда югары казанышларга ирешкән дүрт якташыбызны республика Хөкүмәте “Нива” автомобильләре белән бүләкләде. Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров кулыннан аның ачкычларын булдыклы механизаторлар Руслан Латыйпов (“Заря” АХК), Эльвер Шәйхаттаров (“Алга” АХК), Самат Әхмәдуллин (“Үзәк” МТСы филиалы) һәм фермер Рузил Габдиев алды. Игенчеләребез шундый кырыс шартларда да ярыйсы гына нәтиҗәлелеккә ирешүдә төп факторны җиргә тиешле тәрбия күрсәтүгә бәйли. Туфракны барлык технологияләрне төгәл үтәп яхшылап әзерләү белән беррәттән җирләрне минераль ашламалар белән баету да зур роль уңай. Аларны дөрес сайлый белү һәм тиешле микъдарларда кертүгә ирешү үзе аерым осталык таләп итә, ә моңа теләсә кайсы культурадан югары уңыш алу мөмкинлеге тыгыз бәйле. Һәр авыл хуҗалыгы культурасы туфрактан бик күп файдалы матдәләрне үзенә алып бетә. Ә менә шул мөһим матдәләрне тиешенчә кертеп, җирнең уңдырышлыгын саклауга ирешү һәр агрономнан зур осталык таләп итә дә инде. Бу өлкәдә аеруча уйлап-исәпләп эш итү мөһимлеген әлеге белгечләребезнең яхшы аңлап, тиешенчә башкаруга ирешүләре аркасында иң кырыс табигать шартларында да ярыйсы ук уңыш үстереп алуга ирешелә. Узган 2023 елда да һәр гектар мәйданга уртача 92шәр килограмм тәэсир итүче матдәдә төрле маркалы һәм тәгаенләнештәге минераль ашламалар кертүгә ирештек. “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”, “Байбулат” җәмгыятьләрендә бу күрсәткечләрнең 100 килограммнан да югарырак булуы алар ирешкән уңышларда ачык чагыла да. Әлеге мәлдә агымдагы 2024 ел уңышы өчен 3900 тоннага якын минераль ашламалар алынырга өлгерде дә инде, бу әлегә һәр гектарга уртача 70әр килограммнан артып китә, дигән сүз. Аны кайтару дәвам итә һәм чәчүгә төшкәнче бу күрсәткечнең күпкә югарырак булачагына шик юк. Соңгы еллардагы корылык аркасында туфракта дым запасы җитешмәве гранулланылган минераль ашламалардан файдалануда кыенлыклар тудыра. Дымлылык түбән булу кертелгән ашламаның тиз арада эреп эшкәртелүендә тоткарлыклар тудыра. Шуңа да бүген күбрәк комплекслы сыек ашламаларга һәм карбамидлы аммиаклы катнашмаларга өстенлек бирелү мөһим. Алардан файдаланганда уңыш башка төр ашламалар куллангандагыдан 10ар процентка югарырак булуы дәлилләнелде. Безнең хуҗалыкларда бу җәһәттән мөмкинлекләр җитәрлек. Органик ашламалар да һәр хуҗалыкта киң файдаланыла. Фермалар янындагы саклагычлардан тиресне басуларга тарату мөһим таләп булып кала, аны барлык хуҗалыкларда да аңлап эш итәләр һәм нәтиҗәләре дә яхшы. Урып-җыю барышында саламны ваклап сибү дә үзен ярыйсы ук аклый, аның нәтиҗәлелеге дә билгеле һәм үтәлә дә. Агротехник алымнар арасында чәчү әйләнешен саклау, җирләрне чиста парга калдыру да үзләрен аклый: ял иткән басулар алдагы елда уңышны күпкә артыграк бирә. Дым каплату, җирләрне тәфсилләп эшкәртүнең дә йогынтысы зур булуы яхшы билгеле. Шушы мәшәкатьләрне тиешенчә башкару безгә тотрыклы рәвештә төрле шартларда да сизелерлек югары уңыш үстереп алуга ярдәм итә дә инде.