“Тату гаилә – ил күрке” исеме астында үткәрелгән үзешчән сәнгать осталарының смотр-бәйгесе тәмамланды. 21 март көнне җыр-моң сөюче чакмагышлылар район мәдәният йортына йомгаклау концертына ашыкты.
Сәнгать сөюче халыкның мәдәни дәрәҗәсен, авыл биләмәләрендә яшәгән кабатланмас талантларны ачыкларга районыбызда ел саен үткәрелә торган үзешчән сәнгать осталары смотры ярдәм итә. Быелгы смотрда авыл биләмәләреннән 700 гә якын үзешчән артист катнашты. Сайлап алынган 33 номер гала-концертта күрсәтелде. Гаилә ансамбльләрен, нәфис сүз осталарын тамашачы яратып кабул итте. Тере тавышка җырлау, биюләрдә сакланган борынгы традицияләрне күрсәтү дә смотр концертын милли колоритларга баетты.
Үзешчән артистлар арасында һәр ел смотр-фестиваль оештыру районыбызда күркәм традициягә әверелде. Җырчылар, биючеләр тамашачыны берсеннән берсе матуррак чыгышлары белән сөендереп тора. Быел да шулай булды.
Җыр-моң сөюче чакмагышлыларны муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов сәламләде. “Быел да авыл клублары җыр-моңга күмелде, тамаша залларында алма төшәрдәй дә урын булмады. 700 гә якын үзешчән артист үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, моң бәйгесендә көч сынашты. Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Киләчәктә дә сәхнәләребезгә тузан төшмәсен, илебез тыныч булсын, үзебез сәламәт булыйк”, – диде ул.
Смотр нәтиҗәләре буенча беренче урынны Тозлыкуш авыл биләмәсе үзешчәннәре яулады, икенче урынга имәнлекуллылар лаек дип табылды, өченче урынны Үрнәк авыл биләмәсе үзешчән сәнгать осталары алды. Дамир Фәнил улы Низамов җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Сәнгать сөючеләр шулай ук төрле номинацияләрдә бүләкләргә ия булды.
“Иң яхшы ир-атлар вокаль ансамбле”, “Иң яхшы хатын-кызлар вокаль ансамбле” исемнәренә Тозлыкуш авыл биләмәсенең Радик Гафаров җитәкләгән сәнгать коллективлары лаек булды.
“Иң яхшы дуэт” номинациясе – Илдар Хәмидулин, Эльвина Усманова (Тайняш авыл биләмәсе);
“Иң яхшы ир-ат тавышы” – Алмаз Гәрәев (Чакмагыш авыл биләмәсе);
“Иң яхшы хатын-кыз тавышы” – Флүзә Нургалиева (Рәҗәп авыл биләмәсе);
“Иң яхшы алып баручы” – Эльза Зәкәриева (Тозлыкуш авыл биләмәсе);
“Иң яхшы сәнгатьле уку остасы” – Сәрия Вахитова (Чакмагыш авыл биләмәсе);
“Иң яхшы халык инструментлары ансамбле” (Тайняш авыл биләмәсе, җитәкчесе – Илдар Хәмидуллин);
“Иң чагу гаилә альбомы” номинациясе – Кирәевлар гаиләсе (Үрнәк авыл биләмәсе);
“Иң яхшы парлы бию” – Айгөл белән Сәидә Кәримовалар (Калмашбаш авыл биләмәсе);
“Иң яхшы ялгыз бию” – Гөлназ Кәримова (Рапат авыл биләмәсе);
“Иң яхшы балалар ансамбле” – “Илһам” бию коллективы (Юмаш авыл биләмәсе);
“Бию ансамбльләре” номинациясендә Иске Калмаш бию коллективлары җиңүче исемнәрен яулады.
Сәнгать сөючеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләрне район мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева тапшырды.
Район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова бер төркем райондашларыбызга БР татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды. Чарада шулай ук БР татарлар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды.