ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 март 2024, 07:15

"Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы үтте

Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында 10-11 сыйныфлар арасында "Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы уздырылды.

"Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы үтте"Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы үтте
"Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы үтте

 Әлеге турнирның инициаторы – Уфа фән һәм технологияләр университеты. Декабрьдән мартка кадәр укучылар механика һәм молекуляр физика, электр һәм магнетизм, оптика һәм квант физикасы буенча биремнәр үтәделәр. 3 муниципаль этап нәтиҗәләре буенча муниципаль этап җиңүчесе булып Чакмагыш гимназиясе командасы (остазы Резеда Кәүсәр кызы Исламова) билгеләнде. Җиңүче команда апрель аенда Уфа фән һәм технологияләр университетының физика-техник институты базасында узачак соңгы этапка чакырыла. Без аларга уңышлар теләп калабыз!

"Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы үтте
"Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы үтте
"Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы үтте
"Физика буенча Башкортстан кубогы" республика турнирының муниципаль этабы үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас