Шушы көннәрдә өлкән буын вәкилләре өчен "Флешка" дәресе үткәрелде. Анда катнашучылар компьютер белән якыннан танышты, интернет челтәре, электрон почтасы, социаль челтәрләрдә теркәлеп, шәхси сәхифәләр ачарга өйрәнде.