Бер көнне редакциябезгә чатанлабрак атлап бер апа килеп керде. Аның белән якыннанрак танышкач, ул үзененең һәм тормыш иптәшенең IIнче төркем инвалид булары хакында һәм бирегә изге ният белән килүе турында бәян итте.
“Мин Хәлилә Хәммәтгаян кызы Сәетгәрәева булам, 1958 елның 2 сентябрендә Яңа Ихсан авылында туганмын. Бүгенге көндә дә тормыш иптәшем Фәних Өлфәт улы белән шушы авылда гомер кичерәбез. Мин сезгә зур үтенеч белән килдем: безнең авылда социаль хезмәткәр булып эшләүче Индира Әүхәт кызы Насыйбуллинага зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килгән иде. Ул безнең өйгә атнасына өч тапкыр килеп ярдәм итә. Кибеттән азык-төлеген, дарулар алып кайтып бирә, кирәк чакта идәннәрне дә юа, өй эшләрендә ярдәмләшә. Ул – безнең яшәешебездә төп таянычыбыз. Балаларыбыз да булмады, шуңа күрә сәламәтлек торышыбыз буенча үзебезгә мондый эшләр бик авырга туры килә. Үзем инсуль та үткәргәч, мондый эшләр тагын авырлашты. Элегрәк кубызда уйный идем. Бәләкәй чакта үзлегемнән өйрәнгән идем. Смотр концертларында катнаша идем. Хәзер инде, сәламәтлегем тагын да начарая төшкәч, уен кораллары ансамблендә дә катнаша алмыйм. Ә тормыш иптәшем баянчы, баянда матур итеп уйный”, – дип сөйләп үтте Хәлилә апа.
Социаль хезмәткәрләр – үз вазыйфаларын башкарып кына калучылар түгел, ә үзләренең шәхси вакытларын да кызганмыйча, тормышларының бер өлешен чит кеше ярдәменә мохтаҗ булганнарга багышлаучы кешеләр. Хәлилә апа Индира Әүхәт кызына олы рәхмәт хисләрен белдереп, аның кешелекле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле булуын, үз эшен чын күңелдән яратып башкаруын, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртучанлык күрсәтеп яшәүче зат булуын билгеләде. Йөрү авырга туры килсә дә, шушы изге теләк Хәлилә апаны район үзәгенә кадәр безгә алып килгән.
Өлкәннәрнең, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлеге чикләнгән авылдашларының тормышын якты бизәкләр белән нурландыручы, аларга җылы мохит тудыручы, яшәешләрен җиңеләйтүче һөнәр иясе – социаль хезмәткәр Индира Әүхәт кызы Насыйбуллинага Сәетгәрәевлар гаиләсе исеменнән олы рәхмәт белдереп, игелекле, бик җаваплы эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләп калабыз.