Аны Азиянең күп кенә илләрендә һәм Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән республикабызда да билгеләп үтәләр. Нәүрүз, язгы көн белән төн тигезлеген генә түгел, ә табигатьнең яңаруын да билгели. Бу бәйрәм уңдырышлылык, дуслык һәм мәхәббәтне символлаштыра. Һәр халык аны төрлечә атый һәм һәр халык аны үзенчә билгели. Әмма бу көнне җырлар һәм биюләр белән күңел ачу һәм, әлбәттә, тәм-том белән сыйлану һәм табыннар муллыгы һәркем өчен уртак булып кала. Нәүрүз көнендә кешеләр бәйрәм итәләр, туганнары һәм дуслары белән күрешеп, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр.
21 мартта Югары Аташ авылында да ел саен үткәрелә торган “Нәүрүз бәйрәме” фольклор чарасы узды. Бәйрәм программасы уеннар, конкурслар, җырлар һәм биюләргә бик бай булды. Анда Убырлы карчык урларга теләгән Нәүрүзбикә дә килде. Балалар әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар әйтеп гүзәл Нәүрүзбикәне коткардылар. Бәйрәм ахырында барысы да бергәләп коймаклар белән чәй эчтеләр. Бәйрәм дәвамында биредә күңел ачу, шатлык мохите хөкем сөрде һәм изге теләкләр яңгырады.