22 мартта сыйныф җитәкчеләре тарафыннан укучылар арасында янгыннар, ут белән сак эш итү, урманнарда, биналарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында аңлату эшчәнлеге оештырылды . Класс җитәкчеләре шулай ук язгы каникуллар вакытында хәвефсезлек техникасы буенча инструктажлар үткәрделәр, экстремизм һәм террорчылыкның асылын аңлату максатыннан укучылар һәм ата-аналар арасында пропаганда эшчәнлеге алып бардылар, интернет челтәрендә куркынычсызлык мәсьәләләренә, сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләренә тукталдылар, балалар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар белән хәвефсезлек чараларын өйрәнү буенча эшчәнлек уку елы дәвамында сыйныф сәгатьләрендә, ОБЖ дәресләрендә, хәвефсезлекк минутларында дәвам итәчәк.