+22 °С
Яңгыр
Дәрестә катнашучылар татар милли костюмнары һәм баш киемнәре турында сөйләштеләр, үзләре өчен түбәтәй - калфаклар чигәргә булдылар. Осталык дәресен Светлана Вил кызы Латыйпова үткәрде. Калфак – татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, зәвыклыгын, фикернең затлылыгын, дөньяны танып белүдә нечкә сизгерлекне, тегү һәм чигү осталыгын ачучы борынгы татар хатын-кыз баш киеме. Ул шулай ук тасмалар белән чигү төрләре, үз кулларың белән ясалган бүләкләрнең үзенчәлеге һәм аны әзерләгән кешенең җылысын һәм мәхәббәтен чагылдыруы турында сөйләде. Әңгәмәдән соң, һәммәсе дә композиция сайлап, эшкә керешәләр.