+28 °С
Болытлы
«Минем улым Аяз «Крокус»та ярышларда иде. Алдагы турга уза алмагач, алар, поездга алынган билетларын кире тапшырганнар һәм самолет белән кайтып киткәннәр. Бу – фаҗигагә 4 сәгать кала булган.
Әлеге яңалыкны ишетү белән чүт йөрәгем туктамады. Улымның тавышын ишеткәч кенә тынычландым. Алдагы турга узган балалар өчен борчылдым. Алар сәхнә костюмнарыннан, курткаларын да алмыйча, запас чыгу юлы аша чыгып котылганнар. Бер гаепсез кешеләрнең һәлак булулары бик кызганыч", – ди Алсу.
Мәгълумат һәм фотосурәтләр “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге Иң шәп татарча җырлар | Татарстан| Казань| Челны төркеменнән алынды.