Чарага 250 укучы чакырылган иде, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, кадетлар һәм яшь армиячеләр дә булды. Иртәнге построениедә балаларга сәламләү сүзләре белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгать итеп, һәлак булган яугирләребезне бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Артабан яшь курсантлар Радий Хәбиров, Максим Серафимовның әтисе Владимир Серафимов, «Русиянең иң көчле кешесе» турнирының дүрт тапкыр җиңүчесе Эльбрус Нигъмәтуллин, Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча легендар тикшерүчесе, Әфган сугышы ветераны Виктор Гурьев, җырлар авторы һәм башкаручысы Рамил Бәдамшин, «Салават Юлаев» хоккей клубы капитаны Григорий Панин, катнаш көрәш көрәшчесе, Дәүләт Җыелышы депутаты Джефф Монсон һәм Әфган сугышы ветераны, сугышчы-интернационалчы Дмитрий Глушко белән бергә иртәнге зарядкада катнаштылар. Аннары форумда катнашучылар өчен «Батырлар ярышы» кышкы уеннары старт алды.
"Батырлар ярышлары" – ул чын көч һәм осталык сынавы. Ату, тактика, хәрби-медицина, физик әзерлек, парашют манарасыннан сикерү, автоматны сүтеп алу/җыю һәм башкалар, монда чын ир-атларны әзерлиләр. Форумның иң кыйммәтле һәм мөһим аспектларының берсе – ветераннар һәм уңышлы шәхесләр белән аралашу һәм очрашу мөмкинлеге.
Очрашу ахырында республика башлыгы анда катнашучыларга нәтиҗәле диалог, шулай ук офицерларга, «Патриот» паркы хезмәткәрләренә яшьләрне сыйфатлы әзерләгәннәре һәм тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, Радий Хәбиров команда һәм шәхси зачетта «Батырлар ярышы» ярышларында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең гимназия укучысы Ренат Бәдертдинов та бар, ул бу ярышларда иң яхшысы дип танылды.