Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
Тормышыбызны бизәүче, аңа яңа төсмерләр өстәүче, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, бик күп талантларны ачуда ярдәм итүче һөнәр ияләре сез. Сез бәйрәмнәрдә халыкны бер-берсен кабатламый торган үзенчәлекле, бай эчтәлекле концерт-тамашалар, күркәм чаралар белән сөендерәсез. Тынгысыз хезмәтегез, яңа идеяләрегез белән райондашларны рухландырасыз. Сез – матур традицияләрне саклаучы, аларны яңартып халыкка тәкъдим итүчеләр дә.
Хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба дадәртләнеп, янып эшләргә, матур чаралар белән райондашларыбызны сөендерергә язсын. Сезнең һәммәгезгә дә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр, гаилә бәхете телибез. Районыбызда мәдәният учаклары һәрчак гөрләп торсын!
Фото чыганагы: https://minzalateatr.ru/m-d-niyat-hezm-tk-rl-re-k-ne/