+22 °С
Яңгыр
Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе күп еллар район умартачылары өчен фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып кала.Бу юлы да күпьеллык стажга ия умартачы Әдис Хәсәновның умартачылык варротоз авыруына каршы көрәштә яңалыклары белән уртаклашуы һәммәсендә дә зур кызыксыну уятты. Ашыгыч ярдәм фельдшеры Раушания Риф кызы һәм ветеринария хезмәте табибы Тәслимә Рәис кызының чыгышлары да бик фәһемле булды. Алар умартачыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. Очрашу җанлы, конструктив һәм мәгълүматлы үтте.