+21 °С
Болытлы
Кызу көрәштә безнең егетләр Төнге хоккей лигасында Башкортстан Республикасы буенча мактаулы икенче урынга лаек булдылар һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр. Безнең район командасын әлеге югары казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Безнең хоккейчыларыбыз, балалардан алып ветераннаргга кадәр, легендар Фидрат Авзал улы Гыймаев нигез салган Чакмагыш районының хоккей традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә.