ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 март 2024, 10:55

Эшчәнлекне киңәйтә барып

“Чәрмәсән” кошчылык фабрикасында янә бер яңа җитештерү корпусы ачылды

Эшчәнлекне киңәйтә барыпЭшчәнлекне киңәйтә барып
Эшчәнлекне киңәйтә барып
 
Мәгълум булуынча, берничә ел туктап торганнан соң райондагы “Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы яңа сулыш алды. Бүген «АгроКомплекс-2024» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында   районыбызда «Чәрмәсән» кошчылык фабрикасының икенче яңа җитештерү корпусы  эшләтеп җибәрелде.  
Агрокомплексның динамикалы үсеше – инвестицияләр җәлеп итү буенча планлы эшчәнлек нәтиҗәсе. Форум кысаларында традицион рәвештә җитештерүләрне ачу тантаналары уза.  Аның эшчәнлегенә онлайн режимда Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров старт бирде. Телевизион күпер аша оештырылган видеоэлемтәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы   Ямалеев һәм әлеге предприятиенең директоры Булат Вәсил улы Рәфыйков катнашты. 
  – “Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы 1976 елда оештырылган. Җитештерү куәте – елына 7 миллион берәмлеккә һәм ул 600 мең тонна ит җитештерде. 2017 елда  фабрика  банкротлыкка бәйле рәвештә үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды. 7 елдан соң инвесторлар Булат Рәфыйков һәм  Илдар Исаев ярдәме белән яңадан үз эшчәнлеген башлады. Инвестор республикабызның өстенлекле инвестиция проектларына керде. Бу – безнең район өчен мөһим вакыйга, чөнки   кошчылык фабрикасы цехларында 1000 тоннага кадәр ит җитештереләчәк һәм өстәмә 70 эш урыны булдырылачак. Кошчылык фабрикасы элеккеге данын кайтарыр һәм, әлбәттә,  безнең район халкын  сыйфатлы продукция белән тәэмин итәр, дип  ышанам, – диде Реканс Фәнил улы  телевизион күпер барышында  «АгроКомплекс-2024» агросәнәгать форумында катнашучыларга  мөрәҗәгаь итеп. 
  Предприятиенең директоры Булат Рәфыйков та яңа корпусны ачу күләмне тагын да икеләтә арттырырга мөмкинлек бирүен билгеләп, Чакмагыш районында 20 мең башка яңа корпус ачарга рөхсәт сорады.
Рөхсәт бирелгәннән соң тантаналы рәвештә икенче корпусны ачу  игълан ителде. 
Булат Вәсил улы белдерүенчә,  предприятие авыл хуҗалыгы кошлары үрчетүгә һәм хәләл ит җитештерүгә махсуслашкан. Әгәр 2023 елда биредә  240 тонна ит җитештерелгән булса,   яңа корпус ачу бу күләмне 2 тапкырга, ягъни елына 480 тоннага арттырырга мөмкинлек бирә.
“Туган як,  үзебезнең үскән җиребез бик якын. Үзебез шушында колхозда комбайнчылар булып эшләп үстек. Аллаһка шөкер, шушы кошчылык фабрикасын киңәйтеп, үзебезнең туган якны, кошчылык фабрикасын күтәрәбез. Шунысы шөкер, хәләл продукция әзерлибез. Үзебезнең районда халыкны эш урыннары белән тәэмин итәбез,  дигән өметтә яшәп ятабыз. Күңелдә бары тик туган җиребезгә бер  бөртек кенә булса да    игелек, файда калдыру теләге.  
Бүгенге чарага килгәндә инде, без моңа таба максатлы бардык. Бүгенге тантана – безнең өчен зур бәйрәм. Безнең башкарган эшебезне республика, Русия дәрәҗәсендә күрделәр һәм үзебезнең туган ягыбыз Чакмагышта икенче корпусны ачуыбызга без бик шатбыз”, – дип чарадан тәэссоратлары белән уртаклашты Булат Рәфыйков.
Әйткәндәй, биредә бер айдан чебешләр сата башлаячаклар. Киләчәктә үзләренең чалу цехын һәм 3нче, 4нче корпусларны төзү эшләре дә планлаштырыла.  Бу максат-теләкләр дә, Аллаһ бирсә, мотлак рәвештә тормышка ашар һәм, һичшиксез,  “Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы үзенең сыйфатлы продукциясе белән абруй казаныр.
 
#АгроВкомплексе и #АПКмоимиглазами
Эшчәнлекне киңәйтә барып
Эшчәнлекне киңәйтә барып
Эшчәнлекне киңәйтә барып
Эшчәнлекне киңәйтә барып
Эшчәнлекне киңәйтә барып
Эшчәнлекне киңәйтә барып
Эшчәнлекне киңәйтә барып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас