ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 март 2024, 10:53

Халкыбыз йолалары онытылмасын

Гаилә елы чикләрендә Калмашбаш мәдәният йортында китапханәче клуб хезмәткәрләре белән берлектә кызларыбыз безнең милли гореф-гадәтләребезне белсен һәм онытмасын өчен каз канатларыннан пумалалар әзерләү буенча осталык дәресе үткәрде.

Халкыбыз йолалары онытылмасынХалкыбыз йолалары онытылмасын
Халкыбыз йолалары онытылмасын

 Мондый эшкә маһир гүзәл затларыбыз булганда, балаларны да өйрәтергә кирәк. Чарага өлкән сыйныф укучылары, Әлфинә апа Габбасова һәм Рина апа Галимова чакырылган иде. Оста һәм тәҗрибәле остабикәләр каз канатларын ничек җыярга, аларны төсле җепләр белән ничек ныгытырга икәнен аңлатып һәм күрсәтеп тордылар. Кызлар бик теләп әлеге эшнең барлык нечкәлекләренә өйрәнделәр. Бу пумалаларны пешеренгәндә табаны майлаганда кулланырга мөмкин. Төрле буын вәкилләре арасында эш барышында җылы аралашу, җанлы әңгәмә осталык дәресендә катнашучылар өчен файдалы һәм кызыклы булды. Эш барышында китапханәче «Каз канаты» бәйрәменең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде, халык авыз иҗатын: табышмаклар, мәкальләр һәм майлау өчен канатлар турында әйтемнәрне искә төшерде. Кызлар матур каз каурыйларыннан ясалган әлеге пумалаларны әниләренә бүләккә алып кайтып киттеләр.

Халкыбыз йолалары онытылмасын
Халкыбыз йолалары онытылмасын
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас