ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 март 2024, 05:05

Террорчылык янаганда хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштылар

25 март кичендә Юмаш авылы яшьләре күп функцияле клубка биергә түгел, ә аңлатып була алмаслык хәл – теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Террорчылык янаганда хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштыларТеррорчылык янаганда хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштылар
Террорчылык янаганда хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштылар

Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән бу темага кагылышлы профилактик әңгәмә кордылар. Чарада катнашучылар нәкъ менә яшьләрнең чын җәмгыять өчен чит һәм бик куркыныч идеологияне алып баручылар булулары турында белделәр. Әңгәмәне оештыручылар шулай ук 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга да игътибарны юнәлттеләр. Анда мәктәптә үз рәхимсезлеге буенча моңарчы күрелмәгән террорчылык акты нәтиҗәсендә 300дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак була. Бүген, 20 ел узгач та, йөрәк үткән елларның коточкыч чынбарлыгын, яклаусыз кешеләргә карата моңарчы булмаган рәхимсезлекне кабул итүдән баш тарта.
Мәскәүдәге «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын теләп калабыз.

Террорчылык янаганда хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштылар
Террорчылык янаганда хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштылар
Террорчылык янаганда хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас