ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 март 2024, 10:45

“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды

Бүген Сыйрышбаш авылында “Йосыф” мәчетендә барлык мәхәлләләр имамнарның чираттагы җыелышы булды. Анда Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатибы Дильшод Касыймходжаев, авыл имамнары катнашты.

“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды
“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды

 

“Изге Рамазан аеның икенче яртысына аяк бастык. Тоткан уразаларыбыз, укыган тәравих-намазларыбыз Аллаһы Тәгалә ризалыгына барып ирешсен, районыбызның барлык мөселманнарының изге теләкләре кабул булсын”, – дип башлады очрашуны Фаяз Котлыев.
Көн тәртибенә тикшерүгә өч мәсьәлә чыгарылды. Аның беренчесе – госел коену тәртибе турында Рамил хәзрәт тәфсилле чыгыш ясады. “Чисталык – иманның яртысы”, – диләр. Госелле кеше камил тәһарәтле булып санала. Мөселман өчен тәһарәт алу көн саен башкарыла торган, гадәти гамәл кебек. Әмма чынлыкта ул күләмле белем дөньясы, мөселман хокук фәненең зур бүлеге дә тулаем аңа багышлана. Шуңа да аның өстенлекләре турында сөйләү һәм аңа булган таләпләрне үтәү аеруча әһәмиятле. Тәһарәт алу – чистарыну, ә чистарыну – намаз һәм башка гыйбадәтләрнең ачкычы. Мөселман таһәрат алуда бик тә игътибарлы булырга тиеш, чөнки тәһарәтсез намаз кабул булмый. Беренчедән, тәһарәт намазның дөреслегенә шарт булып тора, икенчедән, тәһарәт гөнаһларның ярлыкавына сәбәп, өченчедән, кыямәт көнендә бу өммәтләр йөзләреннән һәм тәннәреннән нур белән билгеле булырлар. Моннан тыш, тәһарәткә җитди мөнәсәбәт күрсәтү яки битараф булу намазда чагылмый калмый. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да пакълану, сафлану чыганагы булып тора ул”, – дип аңлатты хәзрәт.
Мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае ахырына якынлаша. Мөселман кешесенең ни өчен Рамазан аен көтеп алуы һәм бу айның нинди өстенлекләргә ия булуы турында район имам-хатибы Дильшод Касымходжаев сөйләде. Гадәттә, ураза тәмамлангач, күңелләр бушап кала. Рамазан аен ничек тәмамларга, сәдакаларны ничек һәм кемгә бирергә, Кадер кичәсен һәм Гаетне ничек үткәрергә? Район имам-хатибы шушы һәм имамнарны борчыган башка сорауларга тәфсилле җавап бирде.
Фәргать хәзрәт мәхәлләләр ия булырга тиешле документация исемлеге белән таныштырды, башка дини мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.
“Мондый җыелышлар – үзе бер белем алу. Алдагы көннәрдә дә шулай бер-беребезне аңлашып, бергәләп эшләргә язсын”, – диде район имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев.
Әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Тозлыкуш авыл биләмәсендә 1760 кеше яши. Биләмәдә 5 мәчет исәпләнә. Сыйрышбаш авылының “Йосыф” мәчетенә менә инде 15 елга якын Фәзһәр Тимершех улы Маннанов халык эзен суытмый. Моның өчен аңа Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов рәхмәт җиткерде.
Очрашуда шулай ук 22 мартта Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге “Крокус Сити Холл” бинасында оештырылган терактта һәлак булучыларны да искә алдылар. Дильшод хәзрәт коточкыч фаҗига булу сәбәпле, якынлашып килүче ураза бәйрәмнәрендә дин әһелләрен үтә дә игътибарлы булырга, уяулыкны югалтмаска чакырды.

“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды
“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды
“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды
“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды
“Йосыф” мәчетенә имамнар җыелды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас