Махсус хәрби операция җирләрендә каты алышлар алып баручы контракт буенча хезмәт итүче якташларыбызга чираттагы гуманитар йөк илтеп тапшырылды. Бу чакмагышлыларның күмәк көче белән җыелган 23енче гуманитар ярдәм.
Изге йөрәкле райондашларыбыз ярдәме белән җыелган чираттагы гуманитар йөк яугирләргә илтеп тапшырылган. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев хәбәр итте. Гуманитар йөкне аның контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Насыйров белән Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләбиб Гомәров озата барган. Ерак юл чакрымнарын водительләр Гали Ардуванов белән Илсур Рәхимов үткән.
Контракт төзешеп ил мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләргә УАЗ, НИВА автомобильләре, башка кирәк яраклар тапшырылды һәм чакмагышлыларның кайнар сәламнәре җиткерелде.
Бу баруда гуманитар йөкне озатучылар безнең якташлар хезмәт иткән ерак подразделениеләргә кадәр кергән. Ә алар бәрелеш ноктасыннан ерак урнашмаган. Украина хәрби көчләре тарафыннан куркыныч янап торса да, йөк исән-имин барып җитеп, хәрбиләргә тапшырылган.