ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 март 2024, 09:35

Мәгариф ветераны Рева Шәриповага – 90 яшь!

Чакмагыш авылында игелекле гомер кичерүче Рева Суфиян кызы Шәриповага 90 яшь тулды!

Мәгариф ветераны Рева Шәриповага  – 90 яшь!Мәгариф ветераны Рева Шәриповага  – 90 яшь!
Мәгариф ветераны Рева Шәриповага – 90 яшь!

Мәгариф ветераны гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Ул Чакмагыш гимназиясендә озак еллар татар теле укытучысы, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларында намуслы хезмәт салган.
Шушы көннәрдә аңа гимназия директоры вазыйфасын башкаручы Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. Без дә ихлас теләкләргә кушылып, Рева Суфиян кызына сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез!

Мәгариф ветераны Рева Шәриповага  – 90 яшь!
Мәгариф ветераны Рева Шәриповага – 90 яшь!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас