ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 март 2024, 05:55

“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача

Чакмагыш Балалар иҗат үзәгендә «Язгы тамчылар» район балалар иҗаты конкурс-фестивале узды.

“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача
“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача

 Анда беренче урта мәктәп, Чакмагыш гимназиясе, Чакмагыш беренче урта мәктәбе филиалы – Яңа Коты авылы мәктәбе, Аблай, Яңа Балтач, Советлар Союзы Герое Габдрахман Хәким улы Латыйпов исемендәге Иске Бәшир, Имәнлекул, Калмашбаш, Рапат, Тайняш, Рәҗәп, Тозлыкуш, Иске Калмаш, Юмаш урта мәктәпләре, Тозлыкуш урта мәктәбе филиалы – Сыйрышбаш тулы булмаган урта мәктәбе, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗаты үзәге, Чакмагыш фитнес-үзәге катнашты.
Яшь конкурсантларның ихлас, оста чыгышлары залда шатлык һәм бәхет атмосферасы тудырды. Чагу һәм истә калырлык номерлардан торган якты һәм кызыклы концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады.
Барлык иҗади эшләр дә үз сәләтләрен жюри алдында исбатлады. Һәммә коллективларның яхшы әзерлеген һәм матур чыгышын, музыкаль инструментларны оста куллануын билгеләп үтәргә кирәк. Яшь артистларыбызны һәм аларның педагогларын ихлас котлыйбыз, яңадан-яңа иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Айгөл Гаскәрова, педагог-оештыручы.

“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача
“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача
“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача
“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача
“Язгы тамчылар” сәләтле балаларны ача
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас