ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
28 март 2024, 10:45

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен

Үз гаиләсенә чит балаларны алып тәрбияләгән кешеләрне чын мәгънәсендә заман геройлары дип тә әйтергә була торгандыр, мөгаен.

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өченГаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен

Тәрбиягә бала алуны юкка гына кешелеклелек, изгелекнең иң югары ноктасы дип әйтмиләр. Без яшәгән катлаулы заманда һәр кеше дә кан туганлыгы белән үзенә бәйле булмаган, әмма иң кечкенә чагыннан ук язышның салкын җилләре каккан чит баланы үз канаты астына алып, аңа күңел җылысын бүләк итеп, хәстәрлек белән чолгый алмый. Районыбызда яшәгән шундый олы йөрәкле якташларыбыз исә барлык каршылык-авырлыкларны үтеп, чын гаилә тик кан туганлыгына гына нигезләнмәгәнен үз мисаллары, көндәлек тормышлары белән дәлилләп, күпләргә үрнәк булып яши.
Бүген Чакмагыш гимназиясендә шушы шәфкатьле райондашларыбыз – алмаш гаиләләр әгъзалары өчен күчмә семинар-тренинг оештырылды. Аны муниципаль район хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы мөдире Эльмира Мәдхәт кызы Бәдретдинова белән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру буенча республика үзәгенең Туймазы филиалы психологы Елена Александровна Сулуянова әзерләп үткәрде. Чараны оештыруның төп максатлары – алмаш гаиләләргә алынган балаларны тәрбияләүче ата-аналарның психологик, педагогик һәм аралашу-коммуникатив белемнәрен арттыру, аларга шушы өлкәдә психологик ярдәм күрсәтү, кече яшьтән үк тормыш сынауларына каршы торырга мәҗбүр булган балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү.
Язманың тулы варианты “Игенче” гәзитенең алдагы санында дөнья күрәчәк..

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас