ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 март 2024, 11:25

Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә

Бүген өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында муниципаль район укучылары арасында шайбалы хоккей буенча язгы турнир үтте.

Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендәИң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә


Анда Юмаш, Тайняш, Имәнлекул, Иске Калмаш урта мәктәпләренең һәм Рапат белән Калмаш мәктәпләре җыелма командалары катнашты. Чараны ачу тантанасында муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Айсылу Марат кызы Халитова барлык хоккей командаларын сәламләде һәм сүзне район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Илдус Фидус улы Шәйдуллинга тапшырды. Илдус Фидус улы спортчыларны һәм җанатарларны турнирны ачу тантанасы белән котлады. “Каникул булуга карамастан, сез әлеге ярышларда катнашып, үз көчегезне күрсәтергә мөмкинлек тапкансыз. Барыгызга да яхшы, уңышлы уен һәм иң мөһиме аның имгәнүләрсез, имин үтүен телим”, – диде ул. “Трус не играет в хоккей” дигән яхшы җыр бар. Менә бүген дә бирегә хоккейны яратучы һәм үзләрен формада тотучы чын ир-егетләр җыелды. Барыгызга да яхшы уен һәм гадел җиңүләр юлдаш булсын”, – дип сәламләде Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова хоккей сөюче үсмерләрне. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, баш судья Айдар Мәүлит улы Камалетдинов уенчыларны ярышларның тәртибе белән таныштырды. Муниципаль район мәктәпләре укучылары арасында шайбалы хоккей буенча язгы турнир ачык дип игълан ителгәннән соң, кызу уен башланды. Мәйданда чын мәгънәсендә көрәш барды. Яшь хоккейчылар җанатарларга матур, мавыктыргыч уен бүләк итте. Имәнлекул авылыннан килгән хоккей сөюче 14 яшьлек Илнур Атнагулов бары тик җиңү яуларга дигән максат белән килүен яшермәде. “Бу спорт белән 5 ел шөгыльләнәм, авылыбызда хоккей тармасы бар. Без бу ярышларга бик яхшы әзерләнеп, җиңәргә дип килдек. Безнең тренерыбыз – Альфрид Дамир улы Дәүләтшин. Ул бик таләпчән тренер, безне хоккей һәм волейбол уены серләренә өйрәтә. Мин бик нык хоккей һәм волейбол уйнарга яратам, чөнки спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы”. Калмашбаш командасы составында уйнаучы Тимур Тимофеев та ике көнгә бер “Чакмагыш-Арена” боз шугалагына тренировкаларга йөри. “Бездә әле язгы каникул. Бүген без командабыз белән иптәшләрчә турнирга килдек. Командабыз бик тату, дус һәм спорт ярата. Уен безнең өчен дә уңышлы үтәр, дип ышанам”, – ди 12 яшьлек Тимур. Кызу уеннан соң нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: җиңүне Имәнлекул урта мәктәбе яулады. 2нче урынны Иске Калмаш, 3нче урынны Юмаш урта урта мәктәбе командалары алды. Барлык җиңүчеләр дә грамоталар, кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.

Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Иң көчле хоккейчылар – Имәнлекул мәктәбендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас