Ата-аналарның Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көне” дип исемләнгән Гомумрусия акциясе үтте. 2024 елда мондый акция сигезенче тапкыр үткәрелә. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына, аларның әти-әниләренә һәм педагогларга Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек белән бәйле булган артык психологик киеренкелекне киметергә ярдәм итү, шулай ук ата-аналарны имтиханнарны үткәрү тәртибе белән таныштыру максатында оештырыла.
28нче мартта районыбыз мәктәпләренең алты дистәдән артык чыгарылыш сыйныф укучысының әти-әниләре елның-елында дәүләт имтиханнарын тапшыру пункты булган Чакмагыш гимназиясе базасында Бердәм дәүләт имтиханнары форматында тарих фәне буенча дәүләт сынауларында кабул ителгән барлык тиешле процедураларны үтеп, үз белемнәрен тикшереп карадылар.
Бу хактагы тулырак язма белән “Игенче” гәзитенең алдагы санында танышырга мөмкин булачак.