ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 март 2024, 11:20

Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды

28 мартта Чакмагыш гимназиясенең һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге планы һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ белән Павловск кече медицина сыйныфларын ачу турында килешү кысаларында 9-10 сыйныф укучылары өчен БДМУга экскурсия оештырылды.

Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булдыГимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды
Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды

 Биредә укучыларны Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ аккредитация үзәге җитәкчесе Рамил Флүр улы Мәгафуров каршы алды. Ул табиб һөнәре турында танышу лекциясе үткәрде, үзәктә укытуның заманча медицина симуляторларында алып барылуы турында сөйләде, осталык дәресләре күрсәтте һәм балаларга тренажерларда эшләргә мөмкинлек бирде.
Артабан укучылар анатомия кафедрасы музеенда булдылар. Доцент, медицина фәннәре кандидаты Рәмзия Бәшир кызы Гомәрова анатомиянең барлык бүлекләре буенча 2000гә якын анатомия препаратлары барлыгы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Гистология кафедрасының музей экспонатлары белән медицина фәннәре докторы, профессор Фәрит Әмирҗан улы Каюмов таныштырды. Университет егет-кызларны үзенең кампусы белән сокландырды. Укучыларга шулай ук "Кеше микробиомы" лабораториясенә һәм фармацевтика, аналитика һәм токсикология химиясе кафедрасын күрү бәхете тиде. Экскурсия балаларга киләчәк һөнәренең серләрен тирәнрәк аңларга, аңлы рәвештә һөнәр сайлауны билгеләргә ярдәм итте. Гимназия хакимияте Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ хезмәткәрләренә эчтәлекле чара оештырулары өчен рәхмәт белдерә.

Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды
Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды
Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды
Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды
Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды
Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды
Гимназия укучылары БДПУда экскурсиядә булды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас