ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 март 2024, 11:05

Наркотиклар – гасыр афәте

Ел саен үткәрелә торган “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” акциясе чикләрендә Яшьләр үзәгенең яшьләр белән социаль эшчәнлек буенча белгеч Регина Маликова Чакмагыштагы БАТК студентлары белән әңгәмә үткәрде.

Наркотиклар – гасыр афәтеНаркотиклар – гасыр афәте
Наркотиклар – гасыр афәте

 Чара яшүсмерләргә зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә тискәре йогынтысы, наркотикларның кеше тормышын җимерүче афәт булуы турында аңлатуны максат итеп куйды. Кеше организмын, психикасын һәм тормышын җимерүче күп төрле авырулардан наркомания иң авыры булып санала. Еш кына кеше аңлы рәвештә, үз теләге һәм үз ихтыяры буенча авыру (наркоман) була. Наркомания – иң мәкерле авыруларның берсе. Бигрәк тә ул яшүсмер организмы өчен зур куркыныч тудыра. Хәзерге вакытта наркомания чыннан да куркыныч масштабка ия. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында наркомания зур таралу алды. Әңгәмә барышында егетләр һәм кызлар: “Наркотик кулланган кешегә сез нинди мөгамәләдә булыр идегез?”, “Наркотиклар кулланырга тәкъдим итсәләр сез нәрсә эшләр идегез?”, кебек сорауларга җаваплар бирделәр. Чара барышында яшьләр белән сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотикларның йогынтысы турында сөйләштеләр.

Наркотиклар – гасыр афәте
Наркотиклар – гасыр афәте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас