+22 °С
Яңгыр
Чара су темасына багышланды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Планетада яшәү өчен суның әһәмияте» дигән әңгәмә үткәрелде. Фикер алышу барышында балалар карта һәм глобус белән таныштылар, планетабызда суның күпме булуы, күпме урын су һәм күпме коры җирне тәшкил итүе турында белделәр. Бәләкәчләр кемгә су кирәклеге турында сөйләделәр, планетада суны ничек саклап калу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, "Тамчы" беләзекләре рәсемен ясадылар. «Планетаны саклагыз» аппликация күргәзмәсе бу көннең девизы булды.