ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 март 2024, 06:00

Тәүге өмәдә катнаштык

Яз - озын кыштан соң тирә-якны тәртипкә китерү һәм тазарту-чистарту чоры.

Тәүге өмәдә катнаштыкТәүге өмәдә катнаштык
Тәүге өмәдә катнаштык

Районыбыз һәрчак пөхтәлеге, чистагы һәм төзеклеге белән биләмәбез кунакларын һәм аның аша үтүче юлчыларны сокландыра. Быелгы яз да шушы кагыйдәдән искәрмә булмады. Мартның ахыргы шимбәсендә җирлегебезнең хезмәт коллективлары республика күләмендә беренчеләрдән булып тәүге экологик өмәгә чыкты. Чара барышында оешма-предприятиеләр, учреждениеләр хезмәткәрләре үз биләмәләрен тәртипкә китереп, чүп-чардан тазарттылар һәм кар өемнәрен тараттылар. "Игенче" гәзите редакциясе һәм Чакмагыш телевидениесе коллективлары да бу күмәк эшкә актив кушылды. Үзебез яшәгән, эшләгән урынны тәртиптә тоту -- барыбызның да бурычы. Күмәк көч белән туган җиребезне ямьләп язны каршы алыйк, якташлар! #ВесенниеСубботники #ЧекмагушевскийРайон

Тәүге өмәдә катнаштык
Тәүге өмәдә катнаштык
Тәүге өмәдә катнаштык
Тәүге өмәдә катнаштык
Тәүге өмәдә катнаштык
Тәүге өмәдә катнаштык
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас