Тәүдә Гөлшат пирогларны өендә пешерә. "Тормыш иптәшем үз эшемне ачарга этәргеч бирде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Дәүләт ярдәме белән хыялым тормышка ашты", - ди ул. Гөлшат тормыш иптәше белән райондагы "Минем бизнесым" үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Аның җитәкчесе Гөлшат Хамидуллина үзмәшгүль булу өчен таләп ителгән документларны тутырырга ярдәм итеп, кече һәм урта эшкуарлар өчен мөмкинлекләр биргән муниципаль программада катнашырга тәкъдим иткән. Бергәләп алар муниципаль район хакимиятендә уздырылган "Эшкуарлык сәгате" ндә катнашып, дәүләт ярдәменә ия булалар. Кирәкле җиһазлар сатып алынгач, булачак пекарня урынына ремонт эшлиләр. Бүген Гөлшатның планнары зур: эшкә кеше җәлеп итү, глютенсыз һәм чүпрәсез камыр ашлары хәзерли башлау һәм кафе ачу. Аңа уңышлар телибез!