ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 апрель 2024, 10:50

Башкалада “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне” эшлекле уены узды

30 мартта Уфада Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназиясендә әти-әниләр һәм чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне” дип аталган акция үткәрелде.

Башкалада  “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ  тапшыру көне”  эшлекле уены уздыБашкалада  “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ  тапшыру көне”  эшлекле уены узды
Башкалада “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне” эшлекле уены узды

 Анда катнашучылар үз белемнәрен эшлекле уенда тикшерә алдылар. Әлеге акциядә катнашу һәм Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт оештырган БДИ - 2024 үткәрү процедурасы белән танышу өчен Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипина, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Альберт Яримов, «Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе» дәүләт бюджет фәнни учреждениесе президенты Камил Рамазанов, булачак чыгарылыш укучыларының әти-әниләре, укучылар, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Чакыру буенча әлеге акциядә безнең районнан катнашкан Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина да анда актив катнашты.
Акциядә катнашучылар имтихан уздыру пунктына керү урыныннан башлап металл эзләгечләр аша БДИ үткәрү технологиясен күздән үткәрделәр. Пунктта 6 аудиториядә булганнарның барысын да автоматлаштырылган утырту башкарылды, һәм, әлеге утыртуга ярашлы рәвештә, һәр катнашучы билгеләнгән урынны алды. Контроль-үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау катнашучылар алдында аудиториядә үткәрелде. Һәммәсе өчен инструктаж үткәрелде, имтихан үткәрү шартлары аңлатылды, имтихан барышында бозуларга юл куймауга (кәрәзле телефоннар һәм шпаргалкалар куллану), куелган баллар белән килешмәү турында апелляция бирү шартларына игътибар бирелде. Аннары БДИда катнашучылар бланкларны тутырдылар, контроль-үлчәү материаллары үрнәкләре белән таныштылар, имтихан эше яздылар.
БДИда катнашучы 70 кеше биремнәрне тыныч һәм имин шартларда үтәделәр. Беркемгә дә сер түгел: БДИны тапшыру өчен ныклы, төпле белем кирәк. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да бу җиңел булмаган сынауда югары баллар телибез.

Башкалада  “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ  тапшыру көне”  эшлекле уены узды
Башкалада  “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ  тапшыру көне”  эшлекле уены узды
Башкалада  “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ  тапшыру көне”  эшлекле уены узды
Башкалада “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне” эшлекле уены узды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас