ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 апрель 2024, 11:25

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды

Президентыбыз Владимир Путин Русия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә язгы чакыру турында Указга кул куйды.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булдыХәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды
Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды


Русия Президенты имзалаган документка ярашлы рәвештә 1 апрельдән 15 июльгә кадәр Русия Федерациясендә Хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 150 мең кеше чакырылачак.
Бүген район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия әгъзалары аның рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җитәкчелегендә язгы чакырылшка тәкъдим ителгән һәр егетне шәхсән кабул итеп, аларга сорауларын бирде, хезмәтләрендә уңышлар теләде. “Армиядә хезмәт итү – ир-егетләрнең изге бурычы. Аны лаеклы үтәп, Ватанны саклауның зур җаваплылык йөкләвен аңлап, батыр булырга өйрәнеге”, – диде Реканс Фәнил улы. Комиссия үз эшен алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.
Районнан бу язгы чакырылышта алты дистәдән артык егетне армия сафларына озату планлаштырыла.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды
Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды
Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас