ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 апрель 2024, 05:55

Кайсы көннәрне ял итәбез?

Башкортстанда яшәүчеләрне апрельдә өстәмә ял көне көтә. Чәршәмбе, 10 апрельдә, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Изге Рамазан ае һәм бер айлык ураза тәмамлана.

Кайсы көннәрне ял итәбез?Кайсы көннәрне ял итәбез?
Кайсы көннәрне ял итәбез?

 

9 апрельдә эш көне гадәти график буенча бер сәгатькә кыскартыла.

Руссиялеләрне киләсе озын ял көннәре май аенда көтә. Русия Хөкүмәте тарафыннан расланган җитештерү календаре буенча, 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр ял итә алачакбыз. 27 апрельдәге ял көне 29 апрельгә күчереләчәк. Шулай итеп, майның беренче бәйрәмнәре алдыннан алты көнлек эш атнасы булачак.

Моннан тыш, республика халкын Җиңү көнендә (9-12 май), Русия Көне (12 июнь), Корбан бәйрәме (ял итү 16-17 июньгә күчерелә), Халыклар бердәмлеге көне (3-4 ноябрь) хөрмәтенә ял итү көтелә.

 

фото: https://yandex.ru/images/search?img_

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас