ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
2 Апреля 2024, 10:40

Башкалада узган инклюзив фестивальдә катнаштылар

Уфада өченче тапкыр #ЛюдиКакЛюди Бөтенрусия инклюзив фестиваль узды.

Башкалада   узган инклюзив фестивальдә катнаштыларБашкалада   узган инклюзив фестивальдә катнаштылар
Башкалада узган инклюзив фестивальдә катнаштылар

Анда сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади эшләр күргәзмәләре, иҗади остаханәләр, педагоглар, белгечләр һәм әти-әниләр өчен консультация секцияләре, спорт, балалар өчен махсус туклану зонасы, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә глютенга түземсезлек 10 көнлек рациондагы ризыклар тәкъдим ителде, әти-әниләргә һәм педагогларга консультация бирү өчен аерым Менталь сәламәтлек үзәге эшләде.
Фестиваль чикләрендә “Мәктәп – бөтенесе өчен территория” түгәрәк өстәле үтте. Анда Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Бикмөхәмәтов һәм район мәгариф бүлеге методисты Дилара Тимашева катнашты. Чара барышында Башкортстан, Беларусь, Татарстан Республикалары, Самара өлкәсе белгечләре белем бирү траекториясен оештыру буенча үз практикалары һәм эшләнмәләре белән уртаклаштылар.

Башкалада   узган инклюзив фестивальдә катнаштылар
Башкалада   узган инклюзив фестивальдә катнаштылар
Башкалада   узган инклюзив фестивальдә катнаштылар
Башкалада   узган инклюзив фестивальдә катнаштылар
Башкалада узган инклюзив фестивальдә катнаштылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас