ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 апрель 2024, 10:00

Куркыныч социаль күренешләргә юл куймау өчен

Үрнәк урта мәктәбендә экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча профилактик әңгәмә үтте.

Куркыныч социаль күренешләргә юл куймау өченКуркыныч социаль күренешләргә юл куймау өчен
Куркыныч социаль күренешләргә юл куймау өчен

 Экстремизм – ул теләсә нинди, хәтта иң тотрыклы җәмгыятьне дә какшатырга сәләтле зур куркыныч. Экстремистик күренешләргә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе – аларны профилактикалау. Мондый эшчәнлекне яшүсмерләр арасында үткәрү аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә алар төрле факторлар аркасында төрле антисоциаль һәм криминаль төркемнәрнең тискәре йогынтысына дучар булу ягыннан иң зыянлыларның берсе булып тора. Әңгәмәнең максаты – укучыларда экстремизмга, террорчылыкка тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм этник, мәдәни яки дини карашларына карамастан, кешеләргә карата хөрмәтле мөнәсәбәтнең мөһимлеген күрсәтү. Чара шулай ук интернет челтәрендә экстремистик эшчәнлек турында күзаллауларны киңәйтү, экстремистик эшчәнлектә катнашучылар өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирү, аның хәвефле булуын күрсәтү өчен үткәрелде.

Куркыныч социаль күренешләргә юл куймау өчен
Куркыныч социаль күренешләргә юл куймау өчен
Куркыныч социаль күренешләргә юл куймау өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас