+28 °С
Болытлы
Үрнәк авылында яшәүче Гыймрановлар гаиләсе “Әни белән иҗат итәбез” проектына кушылды.
Әлеге проект саулык мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади мөмкинлеген үстерергә ярдәм итә, чөнки әниләре белән иҗат иткән вакытта балалар әйберләр белән ирекле аралашалар, һәм еш кына барлыкка килгән мәсьәләләрне үзләренчә, гадәти булмаганча хәл итәләр. Иҗади фикерләүне үстерергә булыша торган күнекмәләр сәләтне камилләштерүдә аерым бер урын алып тора. Ижади эш процессында балалар эшчәнлеген хуплау, аларга көч, дәрт бирү, аларнын мөстәкыйльлеген, соңгы нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, уенга ижади якын килүләрен күрә белү, алар эшчәнлегенә тиешле бәя бирү зур әһәмияткә ия.