ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 апрель 2024, 10:45

Район хакимияте башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан райондашыбыз белән очрашты

Кичә, 2 апрельдә, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев кыска вакытлы ялга кайткан яугир белән очрашты.

Район хакимияте башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан райондашыбыз белән  очраштыРайон хакимияте башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан райондашыбыз белән  очрашты
Район хакимияте башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан райондашыбыз белән очрашты


Махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташыбыз хакимият башлыгына үзенең үтенечләрен белдерде, хәрби хезмәт турында сөйләп, яугир егетләрнең кайнар сәламнәрен җиткерде.
“Шушы көннәрдә кыска вакытлы ялга кайткан райондаш егетебез белән очраштык. Батыр яугиребез хезмәтнең ничек узуы турында сөйләде, калган якташларыбыз турындагы яңалыкларны белдек. Без аларга һәрвакыт ярдәм итеп торачакбыз”, – дип язып чыкты үзенең социаль челтәрләрендә Реканс Фәнил улы.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас