ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 22:45

Татарстанга беспилотниклар һөҗүм итеән, Алабугада шартлау булган

Бүген иртән Алабуга һәм Түбән Камадагы предприятиеләргә дроннар һөҗүм иткән, дип хәбәр иттеләр.

Татарстанга беспилотниклар һөҗүм итеән, Алабугада шартлау булган
Татарстанга беспилотниклар һөҗүм итеән, Алабугада шартлау булган

«Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганычка, бинаның җимерелүе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә. Хәзерге вакытта тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә таратырга тырышкан коткыга бирелмәү бик мөһим», – диелә Татарстан Рәисе хәбәрендә. Чыганак: Интертат

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: