ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 15:55

Уртак эшчәнлек – уңай нәтиҗә бирә

«Әкият» балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы мөдире белән үзара аралашу атнасы узды. Үзара аралашу, эшчәнлек белән танышу атнасы билгеле бер педагогик кыйммәткә ия һәм педагогик коллектив белән эшләүнең нәтиҗәле формаларының берсе булып тора. Атнаның беренче көнендә логопед Татьяна Юрьевна Гайсина “Лучики” өлкәннәр төркемендә сөйләм үсеше буенча “Ш авазы һәм хәрефе. Һөнәрләр” дәресе үткәрде.

Уртак эшчәнлек – уңай  нәтиҗә бирә
Уртак эшчәнлек – уңай нәтиҗә бирә


Сишәмбе көнне беренче категорияле тәрбияче Лариса Вәрис кызы Хәмәдиева «Гномики»лар кече төркемендә К.Чуковскийның "Путаница" әсәрен уку темасына сөйләм үстерү буенча дәрес әзерләде. Миләүшә Рәшит кызы Шәрәфетдинова «Лучики» өлкәннәр төркемендә «Математика дөньясына сәяхәт» темасына элементар математик күзаллаулар формалаштыру буенча дәрес үткәрде.
Чәршәмбе көнне сәнгать - эстетик үсеш буенча беренче квалификация категориясе тәрбиячесе Лариса Айрат кызы Салихова "Карлыгач" темасына , педагог-психолог Айсылу Айрат кызы Акчурина «Кәеф дөньясына сәяхәт " темасына мавыктыргыч дәресләр үткәрделәр.
Пәнҗешәмбе көнне югары квалификация категорияле тәрбияче Гөлнара Ринат кызы Зыязова «Теремок» икенче кече төркемендә «Куянга ярдәм ит» темасына дәрескә чакырды. Шулай ук пәнҗешәмбе көнне беренче категорияле тәрбияче Гөлшат Мөдәрис кызы Галләмова "Белем иленә сәяхәт" дигән ачык интеграцияле дәрес оештырды. Атнаның соңгы көнендә беренче категорияле тәрбияче Ралия Рамил кызы Нәбиева "Нурлы кояш" темасына сәнгать-эстетик тәрбия буенча дәрес әзерләп үткәрде. Балалар бакчасында тәрбиячеләрнең үзара аралашуы педагогларның һөнәри осталыкларын арттырырга һәм һәр педагогның, гомумән, бөтен коллективның да һөнәри эшчәнлегендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Уртак эшчәнлек – уңай  нәтиҗә бирә
Уртак эшчәнлек – уңай  нәтиҗә бирә
Уртак эшчәнлек – уңай  нәтиҗә бирә
Уртак эшчәнлек – уңай  нәтиҗә бирә
Уртак эшчәнлек – уңай  нәтиҗә бирә
Уртак эшчәнлек – уңай  нәтиҗә бирә
Уртак эшчәнлек – уңай  нәтиҗә бирә
Уртак эшчәнлек – уңай нәтиҗә бирә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: