Шаяртырга, күңел ачарга һәм чын күңелдән көләргә теләүчеләрне бу көнне үзенә кунакка Каразирек мәдәният йорты чакырды. Биредә яшүсмерләр өчен бик кызыклы күңел ачу-конкурс программасы оештырылды. Чараны алып баручы, башка илләрдә дә Көлке көнен ничек билгеләп үтүләрен тамашачыларга сөйләп кенә калмады, ә күңелле шаяртулар белән дә сөендерде. Балалар «Онлы шар», «Иң үзсүзле ир - ат», «Приз ал», «Табышмаклы сәлам», «Уен-активатор», «Юлга күңелле җыеннар», «Бер чылбыр белән бәйләнгәннәр» һәм башка моменталь сценкаларда, театр-экспромтларда, күңелле конкурсларда, «Җавапны уйла», “Шок-бу безнеңчә” юмористик викториналарда катнаштылар. Конкурсларда катнашулары өчен балалар «сюрприз»лы кызыклы призлар алдылар һәм өйләренә елмаеп, апрель яхшы кәефе белән таралыштылар. Димәк, юмор һәм көлке бәйрәме уңышлы үтте.