ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 апрель 2024, 10:55

Авыллар язмышы хәл ителә башлады

Белүебезчә, быел “Аек авыл – 2024” конкурсына районыбызның Иске Ихсан авылы актив кушылды.

Авыллар язмышы хәл ителә башладыАвыллар язмышы хәл ителә башлады
Авыллар язмышы хәл ителә башлады


Конкурсның төп максаты – районда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать эшләрендә актив катнашуга җәлеп итү, шәхси һәм гаилә тормышында аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, алкоголь, тәмәке тарту һәм наркотикларга каршы профилактика алып бару, халкыбызның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен саклап калу һәм үстерү.
Унөч ел дәвам иткән бу чара үзен нәтиҗәле һәм уңай башлангыч итеп танытты, халыкта кызыксыну, дәрт-дәрман уятты. Бердәм көч белән искеихсанлылар бәйгенең муниципаль этабында авылларын лаеклы күрсәтеп, җиңүче булды. Хәзер инде үзләрен республика күләмендә таныттылар. Әйтергә кирәк, бу җәһәттән алар ел дәвамында авылда төрле спорт һәм мәдәни чаралар уздырды.
3 апрельдә Башкортстанда “Аек авыл – 2023–2024” конкурсы республика йомгаклау этабына чыгарылды. Шушы көннән катнашучыларның презентацияләрен халык алдында яклау башланды. Алдагы өч көндә бу чара дәвам итте һәм анда төрле районнардан килгән активлар үзләренең авылны яшәтү өчен төзегән программаларын, уйларын һәм хыялларын – кыскасы, якты максатларын яклады.Профильле министрлыклар, ведомстволар проектларга бәһа бирде. Алар муниципаль районнар тапшырган гаризалар, видеороликлар белән танышты.
Әйтеп үтәргә кирәк, быел “Аек авыл” проектында республиканың 52 авылы катнаша.
3 апрель көнне мунципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җитәкчелегендә районыбыз делегациясе башкалабызның “Башкортстан” дәүләт концертыбыз залында презентацияләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәләр апрель ахырында билгеле булачак. “Иске Ихсан авылы өчен онлайн-тавыш бирүдә катнашучыларга рәхмәт белдерәм”, – дип язып чыкты үзенең социаль челтәрләрендә Реканс Фәнил улы Ямалеев.

Авыллар язмышы хәл ителә башлады
Авыллар язмышы хәл ителә башлады
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас