ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 апрель 2024, 05:10

Чәрмәсән ярларыннан чыкты

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның кушуы буенча, быел республикада язгы ташкынга әзерлек эшләре байтакка алдан ук башланды.

Чәрмәсән ярларыннан чыктыЧәрмәсән ярларыннан чыкты
Чәрмәсән ярларыннан чыкты

Төбәк Хөкүмәте карары белән агымдагы елның 22 февралендә махсус чаралар планы кабул ителде һәм республика күләмендәге ташкынга әзерлек буенча комиссия составы расланды. Аны төзегәндә, гадәттәгечә, вакыйгаларның мөмкин булган иң кискен барышы нигезләмә итеп игътибарга алына. Әлеге фараз буенча, су басу зонасына 44 муниципаль район биләмәсендә урнашкан 313 торак пункттагы 22000 йорт калырга мөмкин. Аларда 86000 кеше яши.
Язгы ташкынны мөмкин кадәр югалту-казаларсыз үткәрү максатында республика гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиясенең, шулай ук ташкынга әзерлек буенча комиссиянең берничә утырышы үткәрелде. 15 марттан 1 апрельгә кадәр барлык муниципалитетларда язгы ташкын чорында файдаланылачак техника-җиһазлар һәм махсус хезмәтләрнең әзерлек смотрлары үтте. Хәл кискенләшкән очракта 15000 кеше, 3000нән артык данә техника, 153 йөзү чарасы, шулай ук пилотсыз очкычлар җәлеп ителәчәк. Мониторинглау һәм ярдәм өчен янгынга каршы көрәшүче, коткаручы “КА-32” вертолеты һәрчак әзерлек сызыгында тора. Шулай ук финанс чаралар һәм матди ресурслар резервлары да булдырылган.
2 апрельдә республика телевидениесендә язгы ташкынны үткәрү мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте. Анда министрлык һәм ведомстволар вәкилләре бу хәвефле чорны үткәрүгә әзерлек буенча чыгыш ясап, сорауларга җавап бирделәр. Чара барышында бәйләнешкә чыккан Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча идарәлегенең Гидрометүзәк начальнигы Анна Козаева чыгышында безнең районның Яңа Йомран авылы да телгә алынды. Ул Чәрмәсән елгасы ярында урнашкан бу авыл янында боз торгыны күзәтелә, шул рәвешле елганың ярларыннан ташу хәвефе барлыкка килә дип билгеләде. Ул чыгыш ясаган вакытка Чәрмәсән елгасында су күтәрелеше 399 сантиметр тәшкил иткән.
Без әлеге көндә бу зонада хәлнең ничек булуын ачыклау максаты белән, Яңа Йомран авылы урнашкан Бәшир авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәновка мөрәҗәгать иттек. “Көтелгәнчә, авыл янында Чәрмәсәндә су күтәрелеп, елга ярларыннан чыкты. Ул тулысынча ачылып, боз китеп бетте. Әлеге вакытта эвакуацияләнүче кешеләр юк. Авыл халкына барлык таләп ителгән әйберләрне – икмәк, дарулар, көндәлек кирәк-яракларны китереп торабыз. Тәүлек әйләнәсенә дежурство оештырылды. Елга агымы тыгыч, көтелмәгән гадәттән тыш хәлләр килеп тумас дип өметләнәбез”, – диде ул.
Гомумән алганда, ташкынга әзерлек чикләрендә безнең Чакмагыш районында да күләмле эшләр башкарылды. Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта файдаланылачак техника һәм җиһазлар әзерлек сызыгына куелды. Махсус хезмәтләр тиз арада урыннарга чыгарга әзер, су ташу хәвефе булган урыннар даими мониторинглана, кизү (дежурство) оештырылган.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас