Көн озынына дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Ул җылырак булган саен дәүләт тә, җәмгыять тә нык була. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда, ди халык. Әйе, хатын-кыз – ул бер дөнья. Аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Ул балалар үстерә, йорт-җирне карый, төрле өлкәләрдә хезмәт тә сала. Чын ирләр – асыл ирләр – ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да. «Ата хакы – Аллаһ хакы» дию һәммәсен аңлатып бирә шикелле. Атаны хаклауга карата борын-борыннан әйтә килгәннәр: «Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер», «Бәла өстенә бәлагә тарысаң, атаңны сагынырсың». Бәлаләрдән, авырлыклардан йолучы, коткаручы, чарасыз чакта юлын табучы атаң булыр, дигән сүз бу. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлап баручы Иске Калмаш авыл биләмәсенең күркәм гаиләләре турында түбәндәге язмам. Авыргазы районы Арслан авылында ишле колхозчы гаиләсендә дөньяга килә Наҗия апа.1972 елның 1нче апрелендә юллама белән Яңа Мортаза авылына эшкә җибәрелә. Иске Калмаштан 12 чакрым юлны җәяү атласа да, юл ераклыгы аны куркытмый. Җиң сызганып эшкә тотына. Авыл халкы да яшь, тыйнак Наҗияне үз итә. 27 июль көнне авылга солдат хезмәтен тутырып, сөлектәй озын буйлы егет кайта һәм беренче көнне үк шәфкать туташын күрергә авыл медпуктына килә. “Эш сәгатем бетеп, ишекне бикләргә тора идем. Иртәгә килерсез, дип ризасызлыгымны белдереп чыгарга юнәлдем һәм каршымда елмаеп басып торган солдатны күреп телсез калдым”, – дип шул көнне искә ала Наҗия апа. Бер елдан гөрләтеп туй ясыйлар. Комсомол туе! “Иске Калмаш авылы мәдәният йортында үтте. Ул вакытта комсорг Заһир Хәсәнов иде”, – дип хәтерли Сәгыйть абый Сакаев. Сәгыйть абый армиягә киткәнче тракторда, кайткач комбайнда эшли, 1978 елдан сөтчелек фермасы мөдире була. 1982 елдан пенсиягә киткәнче – IV бригаданың алыштыргысыз бригадиры. Атасының нигезен саклап, бер-берсенең кадерен белеп, матур итеп яшиләр Сәгыйть Идиятулла улы һәм Наҗия Газим кызы. Иске Калмаш авылында игелекле гомер кичерүче янә бер гаилә – Суфиян Әүхәт улы белән Фәридә Вәли кызы Тимашевлар. Фәридә Вәли кызы 1970 елда медицина училищесын тәмамлап, Иске Калмаш участок дәваханәсенә эшкә кайта һәм 36 ел дәвамында эшенең чын остасына әйләнеп, шәфкать туташы булып хезмәт итә. Матур, ыспай, һәрчак елмаеп торган Фәридә апаны бер күрүдә ошаткан Суфиян абый читкә җибәрми, үзенә тиң пар итеп сайлый. 1973 елда матур гаилә барлыкка килә. Суфиян Әүхәт улы — гомерен тырыш хезмәткә багышлаган, авылда ихтирамга лаеклы хөрмәтле кеше. 36 ел колхозда, аннары 10 ел “Транснефть»тә эшләп ялга чыга.Уңган-булган бу гаиләдә ике ул, бер кыз үсә. Азат Эчке эшләр мәктәбен тәмамлап милиция, аннан полиция бүлегендә җаваплы вазыйфалар башкара, отставкага киткәч тә, “ВТБ” банкында баш белгеч булып эшләвен дәвам итә. Радик “Транснефть” оешмасында эшли. Кызлары Лилия әнисенең юлыннан китә, ул башкала дәваханәсендә терапевт-кардиолог, функциональ диагностика табибы булып эшли. Бүген Фәридә апа белән Суфиян абый биш оныкларына бәхетле картәни һәм картәти дә. Алар мул, бәрәкатле гомер кичерәләр. Фәридә апа тәмле аш-сулары, ризыклары белән оныкларын сөендереп кенә калмый, ул бакчачы да әле.Тәрәзә төпләрендәге күзләрнең явын алырлык гөлләренә, бакчадагы хуш ис таратып утырган аллыгөлле чәчәкләренә сокланмаган кеше юк. Суфиян абый – уңган йорт хуҗасы, җитмәсә, “бал бабай” да әле ул. Язмышларын уртак итеп бәйләп, 50 елдан артык матур гомер кичергән парларның бер се – Флүр Миңнеәхмәт улы һәм Динә Әнвәр кызы. Флүр абый урта мәктәпне тәмамлагач та 1966 елда хезмәт юлын Чакмагыш районы киночелтәрендә башлый. Ике елдан соң Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә чакырыла. 1971 елда хәрби хезмәттән кайткач, “Чакмагыш” нефть кудыру станциясендә электрик булып хезмәт юлын дәвам итә. 1978-1982 елларда Ирак Республикасында командировкада була. 1987-1996 елларда Нефтекама шәһәрендә “Башсельмаш” заводында, ә 1996 елдан хаклы ялга киткәнче нефть кудыру станциясендә хезмәт сала. Динә Әнвәр кызы — Яңа Ихсан авылы кызы. 1974 елда гаилә корып яши башлагач, “Чакмагыш” нефть кудыру станциясендә оператор булып хезмәт юлын башлый һәм хаклы ялга чыканчы шунда эшли. Бер ул, бер кыз үстереп олы тормыш юлына аяк бастыралар. Айдар – нефтьче, ә Ләйсән медицина училищесын тәмамлап, шәфкать туташы булып эшли. Дүрт оныклары өчен яраткан нәнәй һәм картәтәй алар. Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Авыр мизгелләрдә дә бер-берсенә терәк, бер-берсенә кирәк булып ярты гасыр яшиләр алар. Тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итәләр. Бу күркәм гаиләләргә бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәрдә дә югалтмыйча, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек, киләчәктә дә пар канатлары каерылмыйча, балаларның, туганнарның, якыннарның кадер-хөрмәтендә тазалыкта, саулыкта озак еллар гомер итәргә язсын.