ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 апрель 2024, 16:15

Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә – Яшь сайлаучылар көне

4 апрельдә Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә гимназиянең 8Г сыйныф укучылары катнашлыгында Яшь сайлаучылар көне чикләрендә “Киләчәгеңне булдыр – сайла!” дип аталган библио-квиз узды.

Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә –  Яшь сайлаучылар көнеЧакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә –  Яшь сайлаучылар көне
Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә – Яшь сайлаучылар көне

Чарага район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гымаева чакырылган иде. Ул балаларга сайлау законнары нигезләре, сайлау системасы төрләре, сайлау комиссияләре, сайлауларны оештыручылар һәм үткәрүчеләр, шулай ук хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендәге сайлауларда тавыш бирүдә катнашуның мөһимлеге турында сөйләде, безнең киләчәгебез – безнең сайлауга бәйле булын билгеләде. Хокукый культура дәрәҗәсен арттыру максатыннан булачак сайлаучылар библио-квизда актив катнаштылар. Алар командаларга бүленеп, төрле хокукый биремнәрне үтәделәр. Уен барышында укучылар тарих һәм җәмгыять белеме буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында катнашучыларга Чакмагыш районы территориаль сайлау комиссиясе исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучылар игътибарына шулай ук «Халыклар күп, ил бер» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә –  Яшь сайлаучылар көне
Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә –  Яшь сайлаучылар көне
Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә –  Яшь сайлаучылар көне
Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә –  Яшь сайлаучылар көне
Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә –  Яшь сайлаучылар көне
Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә – Яшь сайлаучылар көне
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас