ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 апрель 2024, 06:15

Китапханәче нәниләрдә кунакта

Балаларда кече яшьтән китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап укып үстерү мөһим.

Китапханәче нәниләрдә кунактаКитапханәче нәниләрдә кунакта
Китапханәче нәниләрдә кунакта

Нәкъ шуңа күрә Тайняш авылы китапханәсе балалар бакчасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 3 апрельдә китапханәче Гүзәл Ханова балалар бакчасында «Балалар бакчасында китапханә көне» дип аталган китап десанты үткәрде. Сабыйларны китапка җәлеп итү, булачак китап укучылар тәрбияләү максатында китапханәче балаларга кунакка килде. Китапханәче балаларга китап уку кагыйдәләрен искә төшерде, балаларны «Әкият белән уйныйбыз», «Китап-буягычларр», «Үзебез укыйбыз», «Иҗекләр буенча укыйбыз», «Минем беренче әкиятләрем» китаплары белән таныштырды. Әкият белән очрашу бәләкәчләр өчен һәрвакыт бәйрәм. Алар уку өчен “Колобок”, “Маша и медведь”, “Курочка ряба”, “Змей Горыныч и Василиса” әкиятләрен сайладылар. Очрашу ахырында китапханәче кызлар һәм малайларга китап яратырга һәм әти-әниләре белән китапханәгә йөрергә чакырды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас