ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 апрель 2024, 06:05

Мәрхәмәтле һәм игътибарлырак булыйк!

"Китап – сукырны күзләре күрүче белән бәйләүче звено. Сукырларны укырга өйрәтү һәм аларны куллану өчен яхшы китапханә төзү буенча көнүзәк бурычлар бар, аларны тормышка ашырырга омтылырга кирәк, – дигән педагог-мәгърифәтче Анна Александровна Адлер.

Мәрхәмәтле һәм игътибарлырак булыйк!Мәрхәмәтле һәм игътибарлырак булыйк!
Мәрхәмәтле һәм игътибарлырак булыйк!

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уку аерым роль уйный, чөнки китап әйләнә-тирә дөньяны танып белүнең төп инструментларының берсе булып тора. 2024 елда сукырлар өчен Башкортстан Республикасы махсус китапханәсе статусы бирелүнең 75 еллыгы һәм Мәкәрим Хөсәен улы Төхвәтшинның тууына 100 ел тулу билгеләп үтелә. Аның исемен бүген махсус китапханә йөртә. Чакмагыш Балалар модельле китапханәсенең баш китапханәчесе Илмира Шәфыйкова беренче урта мәктәпнең 4Б, 4В һәм 5Б сыйныф укучылары өчен «Караңгыда таяныч» дип аталган шәфкатьлелек сәгате үткәрде. Балалар Уфа шәһәрендәге сукырлар өчен китапханәнең тарихы, аның эшчәнлеге, мәгълүмати ресурслары турында күп мәгълүматлар белделәр. Ул сукыр һәм начар күрүче кулланучыларга гына түгел, ә башка сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләрендә чикләүләр булган кешеләргә дә хезмәт күрсәтү буенча Башкортстан Республикасының барлык системалары һәм ведомстволары китапханәләре өчен методик үзәк булып тора. Сукырлар өчен махсус рельефлы-нокталы язу шрифтын булдыручы француз тифлопедагогы Луи Брайльнең тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълумат балаларда кызыксыну уятты. Брайль системасы буенча башкорт шрифтын уйлап табучы булып сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен башкорт телен саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә өлеш керткән Мәкәрим Хөсәен улы Төхвәтшин тора. Балалар М.Төхвәтшинның тормышы һәм эшчәнлеге, Брайль шрифты белән китаплар турында белделәр, «Безнең тормыш» айлык басмасы, сукырлар өчен электрон басмалар белән таныштылар. Очрашу ахырында укучылар сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә, шул исәптән сукырларга һәм начар күрүчеләргә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга кирәклегенә төшенделәр. Чөнки шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык – ул балачактан һәр кешедә тәрбияләнергә тиешле иң яхшы кешелек сыйфатлары.

Мәрхәмәтле һәм игътибарлырак булыйк!
Мәрхәмәтле һәм игътибарлырак булыйк!
Мәрхәмәтле һәм игътибарлырак булыйк!
Мәрхәмәтле һәм игътибарлырак булыйк!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас