3 апрельдә Тозлыкуш урта мәктәбендә уку эвакуациясе уздырылды. Уку сигналы 5 нче дәрес вакытында ясалды. Беренче катта урнашкан физика кабинетында шартлы рәвештә янгын чыкты. Укучылар эвакуация планы буенча эвакуацияләнделәр. 1-4 сыйныфлар баскычның запас чыгу юлы аша, 5-9 сыйныфлар план буенча төп чыгу юлы аша эвакуацияләнде. Барлык укучылар план буенча төп керү урыны алдындагы мәйданчыкта җыелды. Эвакуация 3 минут 20 секунд вакыт эчендә башкарылды. Сыйныфлар буенча чакыру ясалды. Мәктәп директоры һәм хуҗалык бүлеге мөдире мәктәп бинасын соңгы булып ташлап киттеләр. Сыйныф җитәкчеләре сыйныфлар буенча укучылар саны турында рапорт тапшырдылар. Барлык укучылар да урында иде. Һәммәсе дә линейкага тезелгәннән соң, яңадан дәресләр башланды. Чарага шундый нәтиҗә ясалды: укучыларның тәртибе белән бәйле янгын очрагында эвакуацияләү буенча өстәмә эшләр башкару мөһим.