+22 °С
Яңгыр
Аеруча террорчыларның корбаннары еш кына балалар булуы хәвефкә сала. Шул җәһәттән Аблай мәдәният йортында балалар өчен «Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга» дип аталган әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар террорчылыкка каршы тору буенча бик күп файдалы мәгълумат алдылар. Укучылар террорчылык проблемасы турында фикер алышуга актив кушылдылар, экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм шикле предметларны табуда эш итү тәртибен искә төшерделәр. Әңгәмә бик җанлы килеп чыкты, балалар күп сораулар бирделәр һәм аларга анык, тулы җаваплар алдылар. Шулай ук авыл халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре “Уяу булыгыз!” мәгълумат буклетлары тараттылар һәм тематик әңгәмәләр үткәрделәр.