+22 °С
Дождь
Биш ел эчендә программа кысаларында 6,2 млрд сумга 1326 ихата территориясе төзекләндерелгән. 2023 елда 30 муниципалитетта 246 күпфатирлы йортны берләштергән 206 ихата яңа төс алган. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров ярдәме белән районыбызда да күпфатирлы йорт ихаталары күзгә күренеп үзгәрде. 5 ел эчендә райо үзәгенең Тынычлык, Кыр (Полевая), Төзелеш (Строительная) урамнарын берләштергән беренче, икече микрорайоннары ихата территорияләре, Иске Калмаш авылының Нефтяниклар, Галимова урамнарын үз эченә алган ихаталар төзекләндерелде.