+22 °С
Яңгыр
Бүген аларның тормышында онытылмаслык көннәрнең берсе – бриллиант туйлары! Алты бала үстергән бу соклангыч парны барып котлау бәхете безгә дә тиде. Без килгәндә алар муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның изге теләкләре, бүләкләренә куанып утыралар иде. Бүген 11 онык, 14 турун сөю бәхетенә ирешкән бу бәхетле парның тормыш юлы җырдагы кебек матур. Бу хакта гәзитебезнең алдагы санында укый аласыз.