ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 апрель 2024, 12:10

Чакмагышлылар – “Җиңү салюты” фестивалендә

Илеш районында “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә торган “Җиңү салюты” халык иҗаты фестиваленең төбәк этабы үткәрелде.

Чакмагышлылар – “Җиңү салюты” фестивалендәЧакмагышлылар – “Җиңү салюты” фестивалендә
Чакмагышлылар – “Җиңү салюты” фестивалендә

Анда районыбызның мәдәният өлкәсе вәкилләре дә катнашты. "Җиңү салюты" илебез халкының хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерүгә юнәлтелгән. «Җиңү салюты» фестивале – төрле елларда хәрби компанияләрдә катнашучы Русия солдатларына фидакарь батырлыгы өчен тирән рәхмәт билгесе. Чара бүген Украинада махсус операцияләрдә катнашучы солдатларга ярдәм итү билгесе буларак та оештырыла. Чарада районыбызның мәдәният хезмәткәрләре “Җиңү язы” дип аталган концерт программасы тәкъдим итте. Театрлаштырылган тамашада “Асылъяр” халык биюләре ансамбле, “Идел” халык уен-кораллары һәм гармунчылары ансамбле, “Тылсым”, “Гармония”, “Берёзка”, Ядъкәр”, “Ахирәтләр”, “Хазинә”, “Сеспел” ансамбльләре, шулай ук Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары, җырчылар Гөлназ Сәлимова, Ревинер Гобәев, Нәфисә Әшәрәпова, Хәйдәр Мохтаров катнашты.

Чакмагышлылар – “Җиңү салюты” фестивалендә
Чакмагышлылар – “Җиңү салюты” фестивалендә
Чакмагышлылар – “Җиңү салюты” фестивалендә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас