ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 апрель 2024, 07:35

Чиста булса – үзебезгә күңелле

Апрель ае чисталык таләп итә торган ай, чөнки бөтен дөнья яшәрә, уяна башлый.

Чиста булса – үзебезгә күңеллеЧиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле

Табигать уяну белән кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карларны тарату – язгы иң мөһим эшләрдән санала. Чөнки бөтен җир ялт итеп торса, безгә дә күңелле. Бүген район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре әйләнә-тирәне кардан арындыру һәм урамнарны җыештыру өчен чираттагы тапкыр күмәкләп өмәгә чыктылар. Әлеге чарадан безнең редакция һәм урындагы телевидение коллективы да читтә калмады. Өмәдә катнашучылар тирә-якны кар һәм боздан чистарттылар, кар астыннан чыккан чүп-чарны җыйдылар, себерделәр. Әлеге өмәләр безнең районда традициягә әйләнде дияргә мөмкин. Әйләнә-тирәбездә чисталык урнаштыру буенча өмәләр киләсе атналарда да булачак. Бу өмәләр хезмәт коллективларындагы хезмәткәрләрнең тагын да дус, бердәм булуына ачык мисал .

Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Чиста булса – үзебезгә күңелле
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас